Теләче муниципаль районының Теләче урта мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 26 сентябрендә Теләче районының «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда 13-14 яшьлек 8 сыйныф укучылары катнашты. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Баев Илфар Роберт улы тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин булган квадроцикллар, кар машиналары, скутерлар һәм питбайклар белән идарә итүгә кагылышлы куркынычсызлык дәресе уздырылды. Шулай ук ТР һәм РФдә квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында статистика да китерелде. Мәктәп укучыларына теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International