«СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ имтиханнар узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 25 сентябрендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ төрле категориядәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.  Исемлеккә кертелгән 65 кешенең 56сы теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды, шуларның 30ы – «АІ» категориясенә. Соңгы вакытта юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары ияләренең мондый машиналарны эксплуатацияләү таләпләрен үтәү зарурлыгын, шул исәптән тиешле категориядәге таныклыкның һәм техниканы теркәүнең мәҗбүри булуын аңлау дәрәҗәсе арта бара.

 

    Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International