4 нче Мамадыш урта мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 25 сентябрендә Мамадыш районында «Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе» МБМУда профилактик әңгәмә уздырылды. Мәктәптә яшүсмерләр белән мондый очрашу һәм планлы профилактик әңгәмәләр уздыру педагогик коллективның, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең уртак эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Үзенең чыгышында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлеге башлыгы А.Н.Гыймазов игътибарны куркынычсызлык техникасының үтәлешенә һәм юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләргә юнәлтте, шулай ук укучылар соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар.  Укучыларга теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәза кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

    Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International