Алексеевск муниципаль районының «Алексеевскводоканал» ААҖ базасында ел саен үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрү

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге 2024 елның 23 сентябрендә «Алексеевскводоканал» ААҖ базасында 17 берәмлек үзйөрешле машинага ел саен уздырыла торган техник тикшерүне үткәрде. Төп игътибар машиналарның куркынычсызлык таләпләренә, атап әйткәндә, йөк күтәрү механизмы частьларының, тормозларның, руль идарәсе, яктылык приборларының, юл өлеше, тавыш сигналының төзеклегенә юнәлтелде. Машина йөртүчеләрнең эшкә рөхсәтнең тиешле категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшерелде, шулай ук техниканы кышкы чорга әзерләгәндә, җитәкчеләр белән дә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Әгъләм Тукмаков - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International