«ИКЦ «Техносфера» ҖЧҖнең укыту үзәгендә имтиханнар узды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 25 сентябрендә «ИКЦ «Техносфера» ҖЧҖнең укыту үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы А.З.Гатауллин белән «В, С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Гариза биргән 30 кандидатның 28е имтиханнарга килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче мәртәбәдән үк 18 кеше уңышлы тапшырды, 4 кандидат теоретик һәм 6 кандидат имтиханның практик өлешен тапшыра алмады, 2 кандидат имтиханга килмәде. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

   Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International