2024 елның 25 сентябрендә «Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде, анда 13-14 яшьлек 8 сыйныф укучылары катнашты, Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Тукмаков Әгъләм Гариф улы тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин булган квадроцикллар, кар машиналары, скутерлар һәм питбайклар белән идарә итү буенча куркынычсыз чаралар турында дәрес үткәрелде. Шулай ук ТР һәм РФдә квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында статистика да китерелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.