Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән имин идарә итү

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Квадроцикллар, кар машиналары, скутерлар, питбайклар — бүген яшүсмерләрнең күңел ачу өчен шактый зур сайлау мөмкинлеге бар. Әмма, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында элементар белешмәләргә дә ия булмыйча, балигъ булмаганнар машина юлына чыга, бу, нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.

    Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 24 сентябрендә 1 нче мәктәптә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Сыйныфта 13-14 яшьлек 20 укучы катнашты. Әңгәмәне баш дәүләт инженер-инспекторы Гончаров Валентин Григорьевич үткәрде. Анда транспорт чараларын теркәү, йөрергә өйрәнү һәм транспорт чараларын кулланганда хокук бозган өчен җәза чаралары мәсьәләләре каралды.

Шулай ук ТРда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән дә таныштырды.

 

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International