"ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ" ҖЧҖ (ШӘМӘРДӘН ЛПУМГ)үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 24 сентябрендә "ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ" ҖЧҖ (ШӘМӘРДӘН ЛПУМГ)үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 22 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.  Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде. Карау өчен тәкъдим ителгән барлык машиналар да таләпләргә туры килә иде, алар техник карау узу турында таныклык алачак.

     Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International