Агымдагы елның 25 сентябрендә Мөслим лицеенда һәм Мөслим политехник техникумында «Куркынычсызлык дәресләре» булып узды. Квадроцикл һәм кар машиналары йөрткәндә куркынычсызлык дәресен ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим МР бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов үткәрде. Укучылар квадроцикл, кар машинасы белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор ил буенча квадроцикллар белән бәйле һәлакәтләр статистикасын китерде, шулай ук кагыйдәләр һәм таләпләрне бозучыларга нәрсә белән янавын сөйләде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.