Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак профилактик рейд

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Эш графигы нигезендә, Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы уртак профилактик рейд үткәрелде. Әлеге рейдның төп максаты – үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү, шулай ук тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларына юл куймау.

   Дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык һәм ОСАГО полисы булу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

   Эксплуатацияләү чорында 6 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.

 

   Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International