Игътибар! Трактор

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Көзен кояш балкый, ләкин җәй көне кебек җылытмый. Күк йөзен ешрак соры, яңгыр болытлары каплый, яңгыр ява, иртә караңгылана. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кырларда эше бар әле. Һәм бу – туңга сөрү.

    Туңга сөрү – көзге эшкәртү, ул киләчәктә дә туфракны катыруны күздә тота, бу исә чүп үләннәрне һәм культуралы үсемлекләрнең корткычларын юк итәргә мөмкинлек бирә.

    Шуңа күрә трактор агрегатына эңгер-меңгердә, тәүлекнең караңгы вакытында гомуми файдаланудагы юлдан кайтырга туры килә. Ә бу юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки транспорт йөртүчеләр агрегатны (сабанны) шунда ук күреп алмаска да мөмкин. Шуңа күрә дә Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 23.4 статьясы нигезендә транспорт чарасының алгы ягында һәм арткы өлешендә габариттан 1 метрдан артыграк яки ян-яктан тышкы габарит утыннан 0,4 метрга артыграк чыгып торган йөк күреп беленә торган «Зур габаритлы йөк» тамгалары белән билгеләп куелырга тиеш, ә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күрүчәнлек дәрәҗәсе җитәрлек булмаган шартларда, өстәвенә, алгы яктан – фонарь яки яктылык чагылдыра торган ак төс, арткы яктан фонар яки яктылык чагылдыра торган кызыл төс белән белдерелергә тиеш. 

     Юл йөрү кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасын санга сукмый калдырмагыз!    

    Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International