2024 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84370)21115, 8(843)2217785
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Кояшлы бульвар урамы, 3 нче йорт.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.