Техник төзексезлекләре булган тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, бу профилактик чаралар үткәрү зарурлыгын да тудыра. 2024 елның 23 сентябрендә Зәй муниципаль районы агрофирмаларында чөгендер җыю комбайннарына күчмә тикшерү үткәрелде. Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән туплануына аерым игътибар бирелде. Анда хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.