Республикада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек-профилактика чаралары дәвам итә.
2024 елның 19 сентябрендә хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәткә зыян килүгә юл куймау максатыннан, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау буенча Лаеш һәм Балык Бистәсе дәүләт техник күзәтчелек бүлекләренең уртак рейды узды.
Рейд барышында 16 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә үткәрелде.
Техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү гражданнарга биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итүгә китерә; вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф яный.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.