ТР Минзәлә суд районы буенча суд участокларының җәмәгать судьялары карарлары нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, үзйөрешле машиналарның 9 милекчесе дәүләт техник күзәтчелек инспекторының техник тикшерү узу буенча күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. «Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре»нең (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган) 5 пункты нигезендә үзйөрешле машиналар (тракторлар һәм аларга тагылмалар, экскаваторлар, төягечләр, махсус юл техникасы, кар машиналары, квадроцикллар һәм башка төр үзйөрешле техника) ел саен техник тикшерелергә тиеш, шуңа бәйле рәвештә ел дәвамында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге үзйөрешле машиналарны техник яктан карап чыгуга тәкъдим итү буенча мониторинг үткәрә, аларның милекчеләре тарафыннан хокук бозуларга юл куймау буенча чаралар үткәрә.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.