Урып-җыю эшләре тәмамлангач, техниканы сыйфатлы итеп озак вакыт саклауга куюны оештыру, хуҗалыкларның машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру төп бурыч булып тора. Җаваплы рәвештә кимчелекләр ачыклау һәм ремонт-торгызу эшләренә вакытында башкару авыл хуҗалыгы машиналарын алдагы сезонга алдан әзерләргә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлегендә консультатив ярдәм күрсәтү һәм карау максатында хуҗалыкларга бару һәм механизаторлар белән очрашу үткәрелде. «Нур Баян ис» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарын саклауга кую эшләре төгәлләнгән диярлек. Шулай ук азык җыю техникасын имин эксплуатацияләүне оештыру да – игътибар үзәгендә.
Әлеге юнәлешләр буенча рейдлар алдагы чорда да дәвам итәчәк.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.