Бүлекнең агымдагы эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» АХҖК җитештерү бинасында төягечкә техник карау үткәрелде. Әлеге чараның максаты машиналарның техник торышын тикшерү һәм аларны техник карау актында теркәү иде. Машина йөртүчеләрнең эшкә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечкә техник карау узу турында таныклык бирелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.