Техник тикшерүне уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге агымдагы елның 19 сентябрендә "КНТ-ПЛАСТ" ҖКФ ҖЧҖ территориясендә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырды. Техник тикшерүгә барлыгы 5 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.