2024 елның 19 сентярендә Лениногорск политехник көллиятендә А1 категориясендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханда катнашучыларның машина йөртү күнекмәләре кар-сазлык техникасында тикшерелде.
Имтиханга 10 кандидат гариза биргән иде, шуларның 1се килмәде. 9 укучы имтиханны уңышлы тапшырды, алар тиздән тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.