«КАМАЗ» ГАҖ Чаллы шәһәренең иң эре предприятиесендә үзйөрешле машиналарны техник торышына ел саен уздырыла торган тикшерү

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан 2024 елның 19 сентябрендә «КАМАЗ» ГАҖ кою заводы цехларының берсендә 26 берәмлек үзйөрешле машинага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү үткәрелде, аларның төп өлешен 1.5-5.0 тонна йөк күтәрүчәнлеге булган сәнәкле автотөягечләр тәшкил итә. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә, атап әйткәндә, йөк күтәрү механизмының, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә төп игътибар бирелде.  Машина йөртүчеләрнең эшкә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

    Рамил Борһанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International