Әгерҗе районында профилактик чаралар

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 сентябрендә Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча профилактик чаралар уздырылды. Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.

          Барлыгы 5 берәмлек техника тикшерелде.

         

          Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International