Мамадыш районындагы "Россия ҖҮФХ Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче колония-җирлеге" ФКУда үзйөрешле техниканы карау

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлегенең расланган графигы нигезендә агымдагы елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан Россия ҖҮФХ Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче КҖ ФКУ территориясендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә барлыгы 9 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.  Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

 

   Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International