«Метроэлектротранс» МУП «Әмәт» станциясенә профилактик визит

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм махсус юл транспортыннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Грачев Сергей Олегович, әйдәп баручы киңәшче – Радионова Татьяна Юрьевна 2024 елның 17 сентябрендә Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП «Әмәт» станциясенә  профилактик визит үткәрделәр.    Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре тарафыннан профилактик визит барышында контрольдә тотылган затларның мәҗбүри таләпләрне үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга аерым игътибар бирелде.        Профилактик визит вакытында контрольдә тотылган затка аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр, контроль объектының куркынычлылык критерийларына туры килүе, куркынычлылык категориясен киметүнең төп һәм киңәш ителә торган ысуллары, контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителде.

 

 

     Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International