Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Линиядә эшләү» күчмә чаралары барышында чәчү комплексларын тикшерү

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 12.09.2024 башлап 13.09.2024 кадәр Питрәч муниципаль районында «Линиядә эшләү» кысаларында көзге чәчү кампаниясе чорында чәчү комплексларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында чәчү комплекслары һәм ярдәмче техникасы булган агрегатта энергия куәте көчле тракторларны тикшерү оештырылды. 3 хуҗалыкта 11 трактор тикшерелде. Янгынга каршы инвентарьның — 8 литрдан да ким булмаган 2 данә янгын сүндергечләрнең, су, чиләкләр, көрәкләр булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелде. Шулай ук механиклар һәм механизаторлар белән гомуми файдаланудагы юлларда эре габаритлы техниканың имин хәрәкәт итү таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.    

 

         Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International