Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International