«Укыту үзәге 24» өстәмә белем бирүче хосусый уку йортында имтиханнар булып узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 сентябрендә «Укыту үзәге 24» өстәмә белем бирүче хосусый уку йортында «AI,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алуга сынауга 9 курсант кертелде. Шулардан 6 кеше теоретик өлешне уңышлы тапшырды, практик өлешне «AI, В,С,Д,Е» категорияле тракторчы-машинистка һөнәри укыту программасы буенча әзерлек узган 6 укучы яхшы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

     Тапшырмаган кешеләргә 7 көннән дә соңга калмыйча кабат имтихан оештырылачак.

    

     Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International