2024 елның 12 сентябрендә «Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «А2», «B», «C», «D», «E», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, аны тапшыруга 40 кеше гариза биргән иде. Беренче мәртәбәдән үк теоретик өлешне 3 кеше тапшыра алмады һәм практик имтиханга кертелмәде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.