Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында профилактик чаралар дәвам итә

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 11 сентябрендә Биектау районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча профилактик чаралар узды. Төп бурыч үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре үтәлешен күзәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәтү иде. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны (тракторларны) эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә. Механизаторлар белән әңгәмә барышында аларга куркынычсызлык техникасы һәм мәҗбүри таләпләр үтәлеше турында искәртәбез.    Әлеге чара барышында 12 үзйөрешле машина тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 3 административ материал төзелде.  

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International