П.В.Дементьев исемендәге Казан авиатехника көллиятенең Питрәч районы филиалында техник карау уздырылды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

2024 елда техник тикшерүләр уздыруның план-графигы нигезендә, 2024 елның 10 сентябрендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиатехника көллияте әзерлек линейкасына 6 берәмлек күләмендә техника тәкъдим итте.

Техник тикшерү вакытында куркынычсызлык таләпләренә туры килгән техник торышка – тормоз механизмнарының, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналларының төзеклегенә, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булуына, теркәү документларында күрсәтелгән номер агрегатларының туры килүенә, эштә өйрәтә торган мастерларда тракторчы таныклыкларындагы категорияләрнең һәм квалификациянең туры килүенә һәм булуына аерым игътибар бирелде. Шулай ук тракторчы машинист һөнәре буенча производствода өйрәтү осталары белән профилактик әңгәмә вакытында аларга Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 23.06.2022 ел, №1129 карар белән кертелгән, 01.03.2024 гамәлгә кергән яңалыклар да җиткерелде, алар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда тракторчылар, машинистлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләр әзерләү өчен белем бирү процессының җиһазлары һәм җиһазланышы таләпләренә туры килүе турында таныклык алуга дәгъва кылучы оешмаларда белем бирү процессын җиһазлауга һәм җиһазландыруга таләпләргә кагылды.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узганнарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

        Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International