Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин урып-җыю барышы белән таныштылар һәм «Агромастер» җитештерү комплексының район авыл хуҗалыгы предприятиесе эшен карадылар.
«Агромастер» җитештерү комплексы тулы цикллы заманча машина төзелеше предприятиесе булып тора. Предприятиене генераль директор Исламов Илгиз Зәкиян улы җитәкли. Предприятиедә заманча станок җиһазлары, эшкәртү үзәкләре, плазма һәм лазерлы кисү җайланмалары, ЧПУ белән табак бөкләү җайланмалары, саклагыч газлар мохитендә эретеп ябыштыру ярымавтоматлары, термик һәм гальваник участоклар, ком агызу һәм вакланма агызу җайланмалары, югары температуралы һәм полимер-порошоклы буяу камералары бар.
Барлык эшләрне югары квалификацияле белгечләр башкара. Компаниянең үз составында яхшы җиһазланган профессиональ конструкторлык бюросы бар. Предприятиедә 250гә якын хезмәткәр эшли.
Эшләнмәләр алдынгы дөнья тәҗрибәсенә таянып, өч үлчәмле проектлауның цифрлы технологияләрен кулланып тормышка ашырыла.
«Агромастер» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ чәчү комплексларының киң линейкасын, туфрак эшкәртү техникасын, авыл хуҗалыгы тагылмаларын һәм «Т-360» тракторын җитештерә.
Компания продукциясенең номенклатурасы һәм модельләр рәте 250дән артык исемдә. Предприятиедә җитештерелә торган техника Россиянең бөтен территориясендә, Казахстанда, Монголиядә, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Молдова Республикасында һәм Белоруссиядә сатыла.
Предприятие туфракны минималь эшкәртү өчен культиватор тибындагы киң колачлы чәчү комплекслары, дискокультиватор һәм дисклы чәчү комплекслары, культиваторлар, дискокультиваторлар, барлык төр авыл хуҗалыгы культураларын, шул исәптән бөртеклеләрен (кукуруз, карабодай, рапс, көнбагыш һ.б.) җитештерү өчен диск агрегатлары җитештерә. «Агромастер» компаниясе даими рәвештә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын камилләштерү һәм ассортиментын киңәйтү өстендә эшли.
Агымдагы елның маенда Т-360 тракторы файдалануга тапшырылган, аның үзенчәлекле сыйфатлары – югары җитештерүчәнлек, бик яхшы маневрлылык һәм үтеп йөрүчәнлек. Ул авыр туфрак, кырыс климат, ягулыкның тотрыксыз сыйфаты, хуҗалыкларның сервис нокталарыннан ерак булуы белән характерлана торган Россия шартлары өчен махсус булдырылган. Тракторның егәрлеге – 360 ат көче – югары җитештерүчән авыл хуҗалыгы техникасы – чәчү комплекслары, тизйөрешле культиваторлар, дискаторлар һәм киң колачлы кораллар белән эшләүне тәэмин итә. Трактор Cummins двигателе, Danfoss гидравлик системасы белән җиһазландырылган. Механизатор эшенә уңайлы булсын өчен, микроклиматы кондиционер, көчле җылыткыч белән тәэмин ителә.
Компания эшчәнлегенең бер юнәлеше – светодиодлы яктырткычлар, кояштан эшли торган электр станцияләре һәм автоном электр чыганаклары ясау. Светодиодлы лампалар, гадәттәгеләренә караганда, электр энергиясен күпкә азрак куллана, ныклыгы югары. Урам, сәнәгать, офис яктырткычларын сатып алу чыгымнары 11-12 ай эксплуатациядән соң акланачак. Кояштан эшли торган электр станцияләре нигезендә предприятиедә автоном светофорлар, җәяүлеләр өчен кичүләрне яктырту комплектлары, видеокүзәтү системалары эшләнә. Җиһаз кышкы чорда да тотрыклы һәм ышанычлы эшли. Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты һәм бәясенең оптималь нисбәте аерым үзенчәлек булып тора.