Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында профилактик чаралар

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, тракторларның һәм башка үзйөрешле техниканың эксплуатацияләү процессында техник торышын тикшерде, шулай ук теркәү кагыйдәләре үтәлешен карады, әлеге транспорт чараларына техник карау уздыру һәм йөртүгә рөхсәт булу-булмавын тикшерде. Әлеге чара барышында 4 үзйөрешле машина тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 1 административ материал төзелде.

          Ай башыннан барлыгы 8 берәмлек техника тикшерелде һәм 2 административ материал төзелде.

          Машина йөртүчеләр белән техникадан имин файдалану, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

          Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International