Бу елның 4 һәм 6 сентябрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында B,C,D,E,F категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алуга чираттагы имтиханнар булып узды. Курсантлар теоретик өлешне махсус программа белән тәэмин ителгән персональ компьютерларда, практик өлешне (йөртүне) тиешле категориядәге үзйөрешле машиналарда тапшырдылар. Курсантларның күбесе яхшы әзерлек һәм машина йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. Сынауны тапшыра алмаган кешеләргә 7 көннән дә соңга калмыйча кабат тапшыру көне оештырылачак.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.