2024 елның 5 сентябрендә Азнакай районында үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау һәм тракторчы-механизаторларның үзләренең имгәнүләренә юл куймау максатларында техникадан файдаланганда хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Техник документация, тракторчыда таныклык булу, машиналарның һәм тагылмаларның үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына һәм эксплуатация таләпләренә туры килүе тикшерелергә тиеш: шиннарның һәм тәгәрмәчләрнең торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү чаралары, медицина кирәк-яраклары, аварияле тукталыш билгеләре һәм башкалар тикшерелә.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.