Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында ашлык җыю техникасын тикшерү

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы Р.Т.Әйбәтов һәм Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.З.Гатин белән берлектә урып-җыю эшләре чорында ашлык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында зур урып-җыю техникасы тикшерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге тарафыннан ашлык җыю комбайннарының эшен тикшереп тору өчен авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларына даими чыгулар үткәрелә. Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр дә үткәрелә.   

     Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырды һәм киләчәктә дә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

 

     Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International