Агымдагы елның 4 сентябрендә Мамадыш районында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча профилактик чаралар узды. Төп бурыч үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре үтәлешен күзәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәтү иде. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны (тракторларны) эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә. Механизаторлар белән әңгәмә барышында аларга куркынычсызлык техникасы һәм мәҗбүри таләпләр үтәлеше турында да искәртәбез.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.