Агымдагы елның 4 сентябрендә Биектау районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча уртак профилактик рейд узды. Төп бурыч үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре үтәлешен күзәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәтү иде. Рейд барышында 5 берәмлек техника тикшерелде, аларның берсе кагыйдәләрне бозып эксплуатацияләнә иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез, техниканы техник тикшерүсез файдалану гражданнарга 500-1000 сум күләмендә административ штраф салуга яисә 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә, вазыйфаи затларга 3-5 мең сумга кадәр штраф белән яный.
Үзйөрешле машинаны һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән техникага техник карау уздыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп яки Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.