«Алга» ҖЧҖ ашлык җыю техникасын тикшерү

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Алексеевск районында авыл хуҗалыгы идарәсе инженеры Ю.В.Михайлов белән берлектә ашлык җыю техникасы тикшерелде. Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларында даими рәвештә ашлык җыю комбайннарының эшен контрольдә тоту эше башкарыла.

 

Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.    4 сентябрьдә ашлык җыю комбайннарының янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланган булу-булмавы тикшерелде. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм ашлык җыю техникасы катнашындагы бәхетсезлек очраклары һәм куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында эшләгәндә, турында мәгълүмат җиткерелде.

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International