Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны (тракторларны) эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә. Механизаторлар белән әңгәмә барышында аларга куркынычсызлык техникасы һәм мәҗбүри таләпләр үтәлеше турында да искәртәбез.
Исегезгә төшерәбез, техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү гражданнарга биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итүгә сәбәпче була; вазыйфаи затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф белән яный.
Үзйөрешле машинаны һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән техникага техник карау уздыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп яки Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.