Азнакай районында кырларда ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләүгә, техник төзеклеккә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм аның төзеклегенә, комбайн двигательләре торышына һәм чисталыгына дәүләт күзәтчелеге функцияләрен үтәү максатларында тикшерү дәвам итә.
Агымдагы елның 3 сентябрендә «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ карамагындагы ашлык җыю комбайннарына беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган булу-булмавына карата сайланма тикшерү үткәрелде. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм ашлык җыю техникасы катнашындагы бәхетсезлек очраклары һәм куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында эшләгәндә, турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.