Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында профилактик чаралар
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрде.
Мондый чараларның төп максаты – хокук бозуларны профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген, тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарыннан һәм башка машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү.
Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.
9 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 карар чыгарылды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.