Урып-җыю вакытында үзйөрешле машиналарны тикшерү

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Мөслим районында 2024 елгы урып-җыю вакытында үзйөрешле машиналарны тикшерү дәвам итә. Тикшерү барышында үзйөрешле азык җыю комбайннарының техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз булуына, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүенә һәм урып-җыю вакытында бәхетсезлек очраклары килеп чыкмавына игътибар бирелә.                                                                                           

«Намус» агрофирмасы» ҖЧҖендә шикәр чөгендерен җыюда 5  үзйөрешле чөгендер җыю  агрегаты машинасы һәм бер чөгендер төяү техникасы эшли.

   Тикшерү барышында механизаторларга өстәмә рәвештә кырда урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, әйләнә-тирә мохитне саклау, җәрәхәтләнүләрне киметү, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү турындагы таләпләр җиткерелә.

 

    Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International