Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник тикшерү үткәрде.

    Тикшерү барышында 12 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.  Барлык тәкъдим ителгән техника таләпләргә туры килә иде, аларга тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

    Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International