Үзйөрешле машиналарны эксплуатация вакытында тикшерү

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле машиналар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрә.  Агымдагы елның 29 августында Саба районы буенча да рейд үткәрелде.

Әлеге чара барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, ОСАГО иминияте, дәүләт теркәү билгеләре, аптечкалар, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде, төзексезлекләрне ачыклау максатында үзйөрешле техника карап чыгылды. Рейд вакытында 6 берәмлек техника тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады.

 

    Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International