Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы буенча бүлеге, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрде.
Мондый чараларның төп максаты – хокук бозуларны профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген, тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарыннан һәм башка машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү.
Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.
8 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 карар чыгарылды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.