Агымдагы елның 29 августында Мамадыш муниципаль районының «Азбука сыра» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә барлыгы 15 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.