Физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздыру дәвам итә. 2024 елның 28 августында Азнакай муниципаль районының Сарлы авыл җирлегендә техника карап чыгылды, 5 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру турында таныклыклар биреләчәк. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, машиналарны кырда һәм гомуми файдаланудагы юлларда куркынычсыз файдалануга йогынты ясый торган тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектланган булуы, теркәү документларының һәм механизаторларның тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.
Тикшерүдән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, анда үзйөрешле машиналар катнашында узган елгы юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерелде. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.