Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балалары беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең гаиләләренә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган мәктәп портфельләрен тапшырды.
Альберт Шамил улы ата-аналарны һәм аларның балаларын Белем көне белән котлады һәм аларга уку елында уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә.