Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында ашлык җыю кампаниясе

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Аларның эш көне кояшның беренче нурларыннан башлана һәм кичке чык тамчылары белән тәмамлана. Район игенчеләре быел уңыш бик әйбәт булды, дип саныйлар. Хәзер иң мөһиме – югалтуларга юл куймыйча, барысын да вакытында җыеп алу.    

    Хәзерге вакытта аграр эшне заманча техникадан башка күз алдына китерүе кыен, шуңа бәйле рәвештә «Камский бекон» ҖЧҖ техник паркны вакытында яңарта.   

    2024 елның 28 августында әлеге хуҗалык кырларына чыгу оештырылды. Бүгенге көндә барлык 18 ашлык җыю комбайны да урып-җыю кампаниясендә катнаша. Сәфәр барышында аларның техник торышын кабат тикшерделәр, шулай ук «Кырда урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

    Марат Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International