2024 елның 27 августында ТР Чүпрәле муниципаль районының «Дувановские Сады» АХКТСК үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде.
Техник карап чыгуга 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. 4 берәмлекнең барысы да тикшерүе уңышлы уздылар.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм арбалары булган тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Техниканы тәүлекнең караңгы вакытында эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.