Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районына эш визиты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

2024 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов эш визиты белән Мөслим муниципаль районына килде. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергә Симәк һәм Олы Чакмак авыл җирлекләре кешеләре белән очрашты, анда җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, ә район башлыгы халыкның борчыган сорауларына җавап бирде.

   Альберт Борһанов, үз чиратында, гражданнарга 8 сентябрьдә булачак Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында искә төшерде. «Бу якындагы биш елга республикабызның киләчәген билгеләячәк мөһим вакыйга.
Сайлау участокларына килегез һәм үзегез сайлагыз!» – диелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International